Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
30 июль 2025, 15:57

Безнең кызлар

Рахманкулова Йөзем-Ирек  Салих кызы

Безнең кызлар
Безнең кызлар

Рахманкулова Йөзем-Ирек  Салих кызы

 

Бу иң яшь офицер, өлкән лейтенант (Рахманкулова), берүзе бер дивизиягә тора.

Полковник Чеченцев, 1нче Украина армиясенең разведка башлыгы, сәргаскәр А.А Гречкога.

Филология фәннәре докторы, профессор, РФ атказанган фән эшлеклесе, безнең илдә дә, чит илләрдә дә киң билгеле  Совет һәм Русия лингвисты-германист Мәскәү шәһәр педагогия университетының чит телләр институтында эшләгән Йөзем-Ирек Салих кызы Рахманкулова турында күпләрегез белмидер. Бөтен мәдәни дөньяга билгеле татарның мәшһүр кызы Йөзем Рахманкулова турында без белергә тиешбез.

Йөзем-Ирек Салих кызы Рахманкулова, (Рахманкулова Изюм-Эрик Салиховна) (яшәгән еллары:1925 елның 14 сентябре СССР, РСФСР, Симферополь шәһәре – 2017 елның 28 августы,Мәскәү шәһәре).

 Йөзем Ирек Салих кызы – тел галиме (германист), филология фәннәре докторы (1975), профессор. РФ атказанган фән эшлеклесе (1994).  Совет Армиясе чит телләр хәрби институты (КА ЧТХИ, Мәскәү), Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты ( МГИМО) (1977) , Н. К. Крупская исемендәге Мәскәү өлкә педагогия институты чит телләр кафедрасы мөдире (1959-1990) була. 

Ерак тарих битләрендә милләттәшебезнең зур казанышлары теркәлгән. Йөзем Рахманкулова Бөек Ватан сугышында хәрби тәрҗемәче булып катнашкан. 1942 елның 29 ноябрндә КА ЧТХИ төп (чит телләр) факультетына туташны чакырып алалар. 2 декабрендә ул хәрби ант бирә. 1943 елның март-сентябрь айларында Ставрополь-на Волге (хәзерге Тольятти) шәһәрендә хәрби тәрҗемәчеләр әзерләүче курсларда укый. Разведка төркемендә тәрҗемәче, штаб башлыгының 2нче ярдәмчесе булып хезмәт итә. 1нче, 4нче Украина фронтларында , 1нче, 201нче, 168нче дивизияләр белән Донбассны, Киевны, Карпатны азат итүдә катнаша. 

 

 

Эрик Чит телләр хәрби институтының педагогика факультетын тәмамлый. Сугыш вакытында үз теләге белән тизләтелгән хәрби тылмач курсларына укырга керә. Үзенең балигълыгын ул 1943 елда кече лейтенант дәрәҗәсендә каршылый, шуннан соң аны Беренче Украина фронтына җибәрәләр. Горловскиның 271нче укчы дивизиясенең разведка бүлегендә тәрҗемәче буларак Киев өчен сугышларда һәм Днепрны кичүдә катнашкан.

Каты өшеп госпитальгә эләккәннән соң, Йөзем Салих кызы сугыш беткәнче армиядә тәрҗемәче булып хезмәт итүен дәвам итә. Үзенең сугышчан казанышлары өчен 15 тән артык орден һәм медальгә, шул исәптән Кызыл Йолдыз орденына, Җиңү орденына, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденына, мактаулы хач орденына (Чехия) лаек була.

1956нчы елда капитан дәрәҗәсендә отставкага чыга.

Сугыштан соң Йөзем Рахманкулова немец теле грамматикасы буенча кандидатлык, аннары докторлык диссертациясе яклый. Профессор, РФ атказанган фән эшлеклесе, Халыкара Информатика академиясенең хакыйкый әгъзасы була. 120 дән артык фәнни хезмәт язган, күп буын укучыларын, шул исәптән 30дан артык фән кандидаты һәм докторы әзерләгән. Йөзем Рахманкулова сугыш һәм сугыштан соңгы дөнья турында искиткеч мемуар повестьлар — «Наука выживания» һәм «Такое было время», шулай ук Бөек Ватан сугышы турында уннан артык документаль хикәя язган.

Галимә алты китап – дәреслек төзегән. Шуларның берсе буенча Германиядә яшәүчеләр алман телен өйрәнә.

Гаилә хәле: ире Борис Васильев, хәрби тәрҗемәче, итальян теле белгече, полковник.

Кызлары Динә, профессор, телләр белгече.

Алты китап — дәреслеге бар. Шуларның берсе буенча, Германиядә яшәүчеләр алман  телен өйрәнәләр.

 

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас