Аның чараларының берсе «Бердәм Русия» партиясенең «Сәламәт киләчәк» федераль партия проектының Иҗтимагый советы оештырган “түгәрәк өстәл” булды.
Көн дәвамында үткәрелгән чарага медицина җәмәгатьчелеге вәкилләре, шул исәптән район һәм шәһәр дәваханәләренең баш табиблары, тар белгечләр һәм “Роспотребнадзор” хезмәткәрләре җыелды. Модератор буларак Дәүләт думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы һәм Башкортстанда "Сәламәт киләчәк" федераль проекты координаторы Римма Үтәшева чыгыш ясады.
Фикер алышу барышында Башкортстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Гөлнара Зиннурова һәм БДМУ проректоры, БДМУ клиникасының баш табибы Әнвәр Бакиров үз оешмаларының эшчәнлеге һәм гамәлдәге закон нормалары турында сөйләделәр.
Фикер алышуның төп мәсьәләләре: СВОда катнашучыларны реабилитацияләү һәм дәваханәгә салу, хәрбиләрнең гаилә әгъзалары өчен балалар шифаханәләрендә дәвалануга ташламалар, медицина иминиятләштерүе һәм махсуслаштырылган ярдәм.
Римма Үтәшева ассызыклаганча, СВО шартларында республиканың барлык медицина учреждениеләре, үзәк һәм район дәваханәләрен дә кертеп, махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә комплекслы медицина һәм психологик ярдәм күрсәтә.
Тулырак: https://mgazeta.com/news/care/2025-06-30/v-bashkirii-na-festivale-er-oto-sila-zemli-obsudili-medpomosch-boytsam-svo-4295729