Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
18 июнь 2025, 21:50

Онытырга хакыбыз юк!

2025 елның 24 июнендә «Русия – минем тарихым» Уфа тарихи паркы Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Онытырга хакыбыз юк!» мультимедиа күргәзмәсен ачачак.

Онытырга хакыбыз юк!
Онытырга хакыбыз юк!

Русиянең башка шәһәрләрендә 40 меңнән артык тамашачыны җыйган бу экспозиция җәй ахырына кадәр Санкт-Петербургтан алып Көньяк-Сахалинскига кадәр «Русия-минем тарихым» челтәренең барлык паркларында тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә электрон форматка күчерелгән тарихи ядкәрләрнең кабатланмас җыелмасыннан гыйбарәт: 400дән артык төп документ, сугыш җиһазларының копияләре һәм Русиянең 22 архивы һәм 17 музееннан кырыкка якын өч үлчәмле модель.

Күргәзмә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында сөйли – немецларның басып керүеннән башлап Җиңү парадына кадәр вакытны иңли. Күргәзмә материаллары арасында Германиянең капитуляциясе турындагы Акт һәм Жуковның Җиңү парадындагы чыгышы тексты кебек уникаль документлар да бар.

Уфа паркы директоры Александр Гусев тәкъдим ителгән материалларның эмоциональ көчен һәм тарихи дөреслеген ассызыклады. Уфадагы күргәзмә Башкортстан халкының фашизмны Җиңүгә керткән өлеше турында сөйләүче «Көт мине, Агыйдел» экспозициясе белән тулыландырылачак.

Күргәзмә 24 июньдә Уфа шәһәре, Менделеев урамы, 158 нче йорт адресы буенча ачыла. Өстәмә мәгълүматны 286-60-66 телефоны буенча алырга мөмкин.

Фото: "Русия – минем тарихым" тарихи паркы.

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас