Ул да булса, балчыкта кеше организмына кирәкле булган барлык минераллар җыелмасы балчык составында бар икән. Алай гына да түгел, балчык үзе генә дә байтак чирләрне җиңәргә сәләтле. Аның бу үзлеге галимнәр тарафыннан расланган. Димәк, балчык порошогын куллану һәр кешегә дә файдалы була ала.
Ул организмны чистарта, төрле чирләрдән саклый һәм көч-энергия бирә.
Бүген даруханәләрдә, сәламәтлек салоннарында дәвалану өчен балчыкларның күп төре сатыла. Ләкин аны үзең үзерләргә дә мөмкин. Моның өчен яңа ай туган көнне сайларга кирәк. Ком катышмаган чиста, майлы, шома балчыкны эчү яхшы диелә. Башта төйгеч ярдәмендә аны төеп, порошокка әйләндерәләр, ә аннары иләк аша үткәрергә кирәк. Чиста порошокны коры банкада сакларга һәм, кояш энергиясе сеңсен өчен, аны ешрак кояш нурлары астына куярга кирәк.
Фото: info.sibnet.ru