“Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектын гамәлгә ашыру максатында Башкортстан белән Малайзия арасындагы товар әйләнеше 2024 елның гыйнвар-июль айларында 97,3 процентка арткан. Нигездә ул экспорттан тора. Бу турыда Русиянең Малайзиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Наил Латыйповның ислам финанславы турындагы киңәшмәдә катнашканда билгеле булды.
Наил Латыйпов үзара хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен атады – авыл хуҗалыгы, ислам банкингы һәм мәдәният. Очрашу вакытында Башкортстан вәкилләре өчен ислам финансы буенча кыска белем бирү программасы бирү турында да сүз булды. Наил Латыйпов Башкортстан оешмаларына хәләл продукция күргәзмәләрендә катнашырга киңәш бирде.
Чыганак: pravitelstvorb.ru