Башкортстанда мәктәпләргә илтүче юллар ремонтлана.
«Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты нәтиҗәсендә быел илдә гомуми озынлыгы 3 000 км булган 854 юл объекты тәртипкә китереләчәк, алар мәгариф учреждениеләренә алып бара.
Күпчелек объектлар 2025 елның 1 сентябренә төгәлләнәчәк, дип хәбәр итте Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин: Төбәк башкаласында мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына юлларны «Белемгә юл» программасы буенча ремонтлыйлар. 2025 елда бу максатларга шәһәр бюджетыннан 112 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Уфа мэры Ратмир Мәүлиев сүзләренә караганда, гомуми озынлыгы 10,5 км дан артык булган 81 участокта ремонт эшләре башланган инде. Шәһәрдә 40 яңа «җәяүлеләр кичүе» билгесе урнаштырылачак, 13 искергән билге алыштырылачак, яктырту җайга салыначак һәм тротуарлар төзекләндереләчәк.
Эшләр Калинин, Орджоникидзе, Киров һәм Октябрь районнарында тулы куәтенә бара, якын арада подрядчылар шәһәрнең башка өлешләрендәге объектларга керешәчәк.
Ратмир Мәүлиев ассызыклаганча, яңарту эшләре 2025 елның 15 августына – яңа уку елы башына тәмамланырга тиеш.