М. Төхвәтшин исемендәге Башкортстан республикасының сукырлар өчен махсус китапханәсендә инвалид балалар арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Без сезне онытмабыз, батырлар” республика иҗади конкурсы узды.
Чара инвалид балаларны һәм аларның гаилә әгъзаларын укуга җәлеп итү, шулай ук әдәбиятка тотрыклы ихтыяҗ булдыру максатында оештырылды. Конкурста республиканың 39 район һәм шәһәреннән 119 бала катнашты, алар 105 иҗади эш тәкъдим иткән.
Конкурс өч номинация буенча узды:
“ Минем гаилә батыры” – конкурсантлар Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышкан туганнары һәм аларның җиңүгә керткән өлешләре турында инша, эссе яки хикәя (шигырьдә яки прозада) тәкъдим иттеләр;
“Кадрда Хәтер китабы” – катнашучылар сугыш чоры, Бөек Ватан сугышы геройлары һәм вакыйгалары турындагы китапларга багышланган мультимедиа проектлары: буктрейлерлар һәм кечкенә видеороликлар эшләделәр;
“ Сугыш елъязмасы бармак очларында” –конкурсантлар Бөек Ватан сугышы тарихын, вакыйгаларын һәм геройларын ачучы тактиль кулдан ясалган китаплар әзерләделәр.
Җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы 30 майда «Китап бәйрәме» III Халыкара китап ярминкәсе кысаларында узачак.