Стас Михайловның хатынының матур һәм яшь күренүе турында күп язалар.
Җырчының 52 яшьлек хатыны Инна Михайлова үз яшеннән 15 яшькә яшьрәк күренә, дип саный табиб-косметолог Анастасия Моховикова да.
Эксперт “йолдыз”ның тормыш иптәшенең матурлыгы һәм яшьлеге серен ачарга ярдәм итә. “Мөгаен, ул даими рәвештә косметологка йөридер,- ди Анастасия.- Чөнки анда аңа тиренең сыгылмалылыгын саклау өчен SMAS-лифтинг процедуралары, җыерчыкларны тигезләү һәм профилактикалау өчен ботулин терапиясе үткәрәләрдер. Әлбәттә, хатын-кызның стресска кермәве һәм хроник арыганлык чигенә җитмәү өчен тырышлыгы да мөһим. Болар барсы беогә косметологлар эшенә итәргә ярдәм итә, яшь күренергә булыша”.
Фото: eg.ru