Салават шәһәренең Юрматы жирендә, бик мәртәбәле чара узды.
Бөек Жиңүнең 80 еллык бәйрәме – зур тантана хөрмәтенә, Салават шәһәренең Юрматы жирендә, бик мәртәбәле чара узды.
Бөтендөнья татар хатын-кызларының "Ак калфак" оешмасының "Энҗеләр" ансамбле бу бәйрәмнән читтә калмады, 4 санлы урта мәктәп укучылары белән берлектә, матур чыгыш белән сугыш һәм хезмәт ветераннарын, авылдашларны, бәйрәм кунакларын тәбрикләде.
Сугыш кырында ятып калганнар, сугыштан соң алган яралардан вафат булганнар, хәзерге чорда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар, инде олы яшькә җитеп, гүр иясе булган ветераннар өчен бер минут тынлык игълан ителде.
Бу көнне ата-бабаларыбызның тиңсез батырлыгына, аларның какшамас ихтыяр һәм рух көченә горурлык белән сугарылган очрашу оештырылды. Салават шәһәрендә яшәгән, тату, төрле милләт халкының талантлары чыгыш ясады. Кулга-кул тотынышкан һәр милләт вәкиле – ул халыклар дуслыгы, жир йөзендәге тынычлык өлгесе!
Ата-бабаларыбызның каһарманлыгына багышланган матур, бай эчтәлекле бу концерт, гүя, төрле төсләрдән торган «Дуслык» чәчәге кебек булды. Төрле (рус, башкорт, татар, чуаш) телләрендә сугыш елларының билгеле жырлары һәм заманча патриотик композициялар яңгырады. Балалар солдатларның батырлыгы турында шигырьәр сөйләде һәм туган илгә сөюен белдерде. Аеруча, 4 нче санлы урта мәктәп укучысы Хәбибуллин Асланның, Әхмәт Исхакның "Кирәкми безгә сугыш" шигырен саф татарча, матур итеп укуы барысының да күңеленә хуш килде. Чараның һәр чыгышы геройларның истәлегенә зур сөю һәм хөрмәт белән әзерләнгән иде.
Вәсилә Бәширова.
Салават шәһәренен "Ак калфак" берләшмәсе житәкчесе.