Балалар өчен хикәя.
4 нче сыйныф укучылары, чыр-чу килеп, юлга кузгалды. Укытучы апалары, аларга “техника безопасности” үткәрде. Бер-берсенә игътибарлы булырга, коллективтан аерылып китмәскә, рөхсәтсез бер әйбергә дә тотынмаска, артта калмаска, алдан чапмаска, сулы җиргә якын бармаска. Кузгалдылар. Балалар шаярышты. Алар шат иде. Аларның барыр җирләре ерак булмаса да – озак көттеләр алар бу сәяхәтне. “Апа, кайчан куянга барабыз, кайчан барабыз? “- дип, телләреннән дә төшермәделәр. Хәтта, апаларын йөдәтеп бетерделәр. Алар барасы Таллык, авылны чыгып, ындырларны бераз гына узгач та, юл читендә, басу буендарак, су эчендәрәк иде. Ә куян дигәннәре – тал песиен – алар шулай атады. Ап-ак кына, йомшак кына, куянга охшаган бит!
Ындыр башында туктап, термос белән алган кайнар үләнле чәйләрен эчеп алдылар. Укытучы апалары Ариша Акимовна, бәбкәләрен җыйган инә каздай, барысын бергә янына туплап, барчасын да, зур термостан ботка белән дә сыйлады әле. Тары боткасы! Их, тәмлелеге! Куе сөткә, сары майга гына пешкән ботканы, ачык һавада, балалар тәмләп-тәмләп, “очлап” та куйдылар. Һәм, арытаба юлларын дәвам иттеләр.
Ап-ак чәчәккә төренгән шомырт агачы кебек, каршы алып, сәламләде кунакларын, ак песиләреннән хуш ис бөркеп утырган Таллык. Җиргә кадәр иелеп төшкән ботакларына, әлбәттә, инде, балаларның да буе җитәрлек иде. Укытучы апалары, тагын бер кат, агачларны сындырмаска дип кисәтте. Тик, шулай да, мәмрәп торган йомшак ак “куяннар” балаларны үзенә тартып, кызыктырып тора иде. Ярый инде, шуның өчен килделәр бит, агачка зыян килмәстәй җиреннән генә, бер-ике нәни ботак кына алырга рөхсәт ителде. Шау “ песидән “ генә торган бер нәни ботакка берьюлы ике кыз үрелде.
– Мин алам, – диде Бикназ. –Мин беренче килдем.
– Ә мин монда басып тора идем инде, – дип, җаваплады Ахсана.
– Ягез, кайсыгыз алдарак басып тора – шул беренче ала, – дип, шаяртты Мухсин исемле шаян малай.
Чынлап та, карасалар, Бикназның бер итегенең башы, Ахсананыкына караганда, алгарак чыгып тора икән.
– Ярый, алайса, син беренче ал, – дип, Ахсана аңа юл куйды.
Бик сак кына алырга тырышса да, Бикназның нәни талында “куяннары” коелып бетте, калды, әлбәттә, тик бик аз иде, берәм-сәрәм генә.
–Я, булдымы? – дип, Эмир йөгереп килеп җитте. – Кабинетка, тәрәзә төбенә куярбыз, – диде ул. – Алар, тиздән яфрак яралар, – дип тә өстәде.
– Юк, берсен тәрәзә төбенә, ә берсен – укытучы өстәленә
утыртырбыз, сулы савытта, –дип төзәтте, кабаланып, Мухсин.
Ахсананың кулында да нәни генә тал ботагы, ул шау ак “куяннан” гына балкып тора иде. Бикназ, бер үзенең кулындагы, бер Ахсана кулындагы “куяннарга” карап торды да,
– Син миңа дигән куяннарны үзеңә җыеп бетергәнсең, – дип,
Ахсананың кулына үрелде һәм “куяннарны” алмакчы булды.
Көтелмәгән хәлдән, Ахсана каушап калды, һәм аның учлары язылып, “куяннар” күләвеккә очты.
– Ни эшләвең бу, Бикназ? Аларга карап, син дә сөенә генә ала
идең бит! Шундый булырга кем өйрәтә соң сине? – диде, йомшак кына, әмма хафаланган укытучы. Тиз арада, барчасын тынычландырды.
Ул да булмый, Эмир, Ахсана алдына йөгереп килде дә,
– Мин судан “куяннарны” коткардым! –диде, һәм “песиле” тал ботагын Ахсанага сузды.
– Рәхмәт.
Гаҗәбе шул : “куяннары” шул килеш, берсе дә коелмаган иде.
Кинәт кычкырган тавышка карасалар, Бикназ карлы суга таеп киткән.
Аңа, торырга булышыр өчен, ярдәмгә кул сузылды. Ул – Ахсананың кулы иде. Бикназ, рәхмәтле карашы белән мөлдерәп Ахсанага карады: “ Ник, ул? Мин аның “куяннарын” юкка чыгара яздым, ә ул, әнә, тартып торгызмакчы була. Кай арада ярдәмгә килеп җиткән? “
Ә Ахсана, аның уйларын укыгандай:
– Мин, алдарак басып тора идем, – диде...
Зөлфия Газиева.
Фото: culture.ru