Бөек Ватан сугышы яугирләренең, тыл хезмәтчәннәренең, блокадникларның һәм хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләрнең фотосурәтләре белән 200 меңгә якын ватандашыбыз чыккан иде.
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров картәтисе - фронтовик Барый Латыйп улы Хәбировның портретын “Үлемсез полк” колоннасында күтәреп барды. Барый аганы армиягә 1941 елның августында чакырганнар. Ул 206нчы аерым линияле элемтә батальонының телеграф-төзелеш ротасы составында хезмәт иткән, яраланган, медальләр, шул исәптән "Ленинград оборонасы өчен" медале белән бүләкләнгән.
– Һәр кешенең үз герое – картәтисе, әтисе бар. Һәм без бу акциядә катнашканда, аларны искә алабыз. Әйтерсең лә, без аларга хәтер һәм рәхмәт сигналлары җибәрәбез - бу үткәннәр белән берләшү мизгеле, – дип ассызыклады Радий Фәрит улы.
"Үлемсез полк" акциясе Уфа шәһәрендә уникенче тапкыр үткәрелде. Йөрештә катнашучылар 6 километр озынлыктагы маршрут буенча үтте.
Фото: БР Башлыгының рәсми порталы.