

Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылар быел да Мәскәүдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган парадта катнашачаклар. Быел тантаналы парадка Миңнегали Шәйморатов исемендәге беренче башкорт батальонының “Кот” һәм “Бандит” позывнойлы хәрбиләрен җибәргәннәр.
“Кот” позывнойлы контрактчы Виталий чыгышы белән Уфадан. Оборона министрлыгы белән котрактка башкаланың Орджоникидзе районында 2022 елда кул куйган. Башка хәрбиләр кебек үк, ул моны йөрәк кушуы буенча эшләгән. Ватаныбызга хәвеф янаганда читтә кала алмадым, ди ул. Шунысы да мөһим, “Кот”ның улы үсеп килә, ул аңа үзенең үрнәгендә дөрес тәрбия бирергә тели.
"Минем хәрби белемем юк. 2017-2018 хәрби хезмәттә булдым. Себердә эшләдем. Бермәл Шәйморатов исемендәге батальонга җыю турында игълан күреп калдым да минем урыным шунда икәнен аңладым. Бу елларда күп кенә фронт юлларын үтәргә туры килде. Херсон юнәлешендә, Николаев өлкәсе чигендә хезмәт итә башладык. Аннары Днепрның сул ягына күчерделәр. Алга таба – Лисичанск юнәлеше, Шипиловкага күчерделәр. Шулай ук Угледар шәһәр яны штурмында катнаштым. Аннары Северское юнәлешенә күчерделәр, Торецк белән Часов Яр арасында хезмәт иттек, Клещеевск юнәлешендә булдык. „Шайморатовчылар" ның эше җитәрлек. Аның турында күп сөйләргә була, – дип искә ала Виталий. – Бүгенге көндә мин – хәрби әзерлек буенча инструктор. Полигонда яңа контрактчыларны өйрәтәбез. Алардан тыш алгы сызыктан килгән сугышчылар да хәрби әзерлек уза. Аларны яңа тактикага өйрәтергә, билгеле бер хәрби бурычларга әзерләргә кирәк".
Виталий сөйләвенчә, башкорт батальонына килгән яңа хәрбиләр җиңәргә дигән максат белән киләләр. “Кот” сүзләренчә, аларның күзләре янып тора, алар түземсезлек белән беренче алышны көтәләр, аңа әзерләнәләр.
“Без егетләргә алышларда туплаган тәҗрибәне тапшырабыз, кан һәм тир белән ия булган барлык күнекмәләрне аларга өйрәтергә тырышабыз. Безнең сугышчыларыбыз каты алышлар шартларында теләсә нинди хәлләргә әзер булсыннар өчен барын да эшлибез. Башкортстаннан гына түгел, илнең башка төбәкләреннән килгән контрактчыларны да тренировкалыйбыз. Кичләрен вакыт булганда бер-беребезгә үзебезнең туган якларыбыз турында сөйлибез. Махсус операция тәмамлангач, күпләр безнең репсубликага килеп, безнең мәдәниятебез белән танышырга тели. Башкортстаннан килгән ир-егетләрне кадерлиләр һәм хөрмәт итәләр. Дөресен әйтәм, без биредә зур авторитетка ия. Безне хәтта әйбәт мәгънәдә “кыргый башкортлар” дип йөртәләр”, – ди елмаеп, инструктор.
Әле Виталий Мәскәүдә. Ул башка сугышчылар белән махсус хәрби операциядә катнашучылар “тартмасы”нда тантаналы йөрешне репетицияли.
"Тантаналы парадта минем өчен иң мөһиме шул: 9 майда Кызыл мәйдан буйлап без саклаган Ватаныбызның нәкъ йөрәгендә марш белән барганда, картәтием турында уйлаячакмын. Ул дүрт сугышны узган. Кызганычка каршы, миңа аны күрергә насыйп булмады, чөнки мин балалар йортында үстем һәм тәрбияләндем. Һәм, әлбәттә, безнең Русия өчен шундый мөһим көндә армиябезне тәкъдим итәчәгем һәм ветераннарга хөрмәт күрсәтә алачагым белән горурланам. Дошманнарыбыз безнең никадәр көчле һәм бердәм булуыбызны күрсеннәр. Ә алар парадны караячак, мин моңа ышанам", – ди Виталий.
Чыганак: bashinform.ru