9 май - Җиңү көне
29 апрель 2025, 08:58

Башкортстанда яшәүчеләр ничек "Үлемсез полк" акциясендә катнаша ала?

Җиңү көнендә узачак бу акциягә санаулы көннәр калып бара. 

Валерий Шахов.Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.

Быел “Үлемсез полк”  офлайн-форматта булачакмы?

Быел Уфада, шулай ук Башкортстанның барлык шәһәр һәм шәһәр җирлекләрендә яңадан Үлемсез полкГомумрусия гражданлык-патриотик акциясе узачак. Уфада гына анда 200 меңгә якын кеше катнашуы көтелә. Соңгы тапкыр тулы масштаблы форматта йөрешне 2022 елда үткәрделәр, ул вакытта Уфада 172 мең кеше катнашты, ә гомумән Башкортстан буенча – 480 мең.

Кем катнаша ала?

Транспарантны үзенең туганын – армия һәм флот ветеранын, партизанны, тыл хезмәтчәнен, концлагерь тоткынын, блокадникны, сугыш баласын, РФ һәм башка дәүләтләр территориясендәге локаль кораллы конфликтларда хәрби һәм хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрбине – искә алучы һәм хөрмәт итүче һәркем йөртә ала. Иң мөһиме – транспарант ясарга. Аны якын кешенең фотосурәтен урнаштырып, исемен язып,  ике яклы итсәң, яхшы.  Ни өчен ике яклы? Транспарантның артында  да сез хәтерли һәм горурлана торган кеше күренеп торсын өчен.

Кая һәм ничәдә килергә?

Уфада колонна Октябрь проспекты буенча узачак. Построение 9 майда 10.00 сәгатьтә Округ Галле урамы (“ Округ Галле” тукталышы) белән СССРның 50 еллыгына кадәр (“Спорт” тукталышы) юл чатларында башланачак. Колоннаны формалаштыру өчен сигнал булып Юрий Левитанның сугыш башлану турындагы чыгышы һәм Бөек Ватан сугышы гимны “Изге сугыш" яңгыраячак.

Бу участокларда транспорт йөрмәячәк, җәяү барыгыз, алдан чыгыгыз!

Тезелеш бер сәгать вакытны алачак! Сугыш елларында хәрби комиссариатлар хәрби частьларга озатыр алдыннан мобилизацияләнгән резервчылар арасыннан отрядлар җыю һәм формалаштыру өчен шулкадәр вакыт бүлеп бирәләр.

Башка шәһәрләрдә йөрешнең урынын сез үз хакимиятегездә белә аласыз, әмма үткәрү вакыты бертөрле.

Йөреш ничәдә башланачак?

11 сәгатькә кадәр “Үлемсез полк”та катнашучыларның барысы да рус һәм башкорт телләрендә “Катюша” җырын башкарачак.

11.00 сәгатьтә “Бер минут тынлык” гомумреспублика тантанасы узачак.

11.12 дә Юрий Левитанның 9 майны Җиңү көне, бөтенхалык тантанасы көне итеп билгеләү турындагы сүзе яңгыраячак, ә аннары Лев Лещенко башкаруында “Җиңү көне” җыры яңгыраячак. Бу йөрешнең башлануын аңлата. Маршрут Кольская урамына кадәр бара, бу якынча 4,5 километр.

Ничек транспарант ясарга икәнлеген сылтама аша белә аласыз. 

 

Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас