

Башкортстан бу бәйрәмне зурлап билгеләп үтәргә әзерләнә.
28 апрельдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдәБөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм чараларына әзерлек барышы, шулай ук һәйкәлләрне һәм мемориалларны төзекләндерү һәм тәрбияләп тоту мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Кильсенбаев хәбәр иткәнчә, Уфада Җиңү көненә багышланган төп тантана 9 майда Совет мәйданында Россия Герое, генерал-майор Миңнегали Шайморатов һәйкәленә чәчәкләр салудан башланачак. Алга таба Җиңү паркы мемориаль комплексында мәңгелек утка чәчәкләр салу булачак. Тантаналы җыелыш һәм бәйрәм концерты «Башкортостан»Дәүләт концерт залында узачак.
Фото: сайт Главы РБ