9 май - Җиңү көне
24 апрель 2025, 10:15

Башкортстан буйлап янә Үлемсез полк узачак

Ике ел буена ул шәһәр һәм авыл урамнарына чыкмаган иде.

Башкортстан буйлап янә Үлемсез полк узачакБашкортстан буйлап янә Үлемсез полк узачак
Башкортстан буйлап янә Үлемсез полк узачак

Быел “Үлемсез полк”  акциясе Уфада традицион форматта — йөреш рәвешендә узачак. Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттәге киңәшмәдә хәбәр иткән. Төбәк җитәкчесе район администрацияләре башлыкларына чараларны үткәрү маршрутын һәм тәртибен билгеләргә кушкан.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан төп тантаналар Уфада 2025 елның 9 маенда узачак. Алар Совет мәйданындагы Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә һәм Җиңү паркы мемориаль комплексындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салудан башлана. Бу көнне Уфада төп чара хәрбиләр, хәрби техника парады һәм «Үлемсез полк» акциясе булачак.

Традиция буенча “Үлемсез полк”  Октябрь проспекты буенча узачак. Йөреш вакытында катнашучылар рус һәм башкорт телләрендә «Катюша» җырын башкарачаклар.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас