Исерткечләр – организмның бар күзәнәкләренә дә бердәй тискәре тәэсир итә торган агу.
Ул ашказаны, эчәклек аша бик тиз канга үтеп кереп, организмның эшчәнлеген боза, сулыш алуны тоткарлый, йөрәк тибешен артык тизләтә. Нәтиҗәдә, хәмер кабул иткән кешенең кан басымы күтәрелә, бөерләр эшчәнлеге үзгәрә. Ул бигрәк тә үзәк нерв системасына үтергеч тәэсир итә.
Кешенең канында аз гына микъдарда хәмер булганда да (әйтик, 1 литр канга – 0,8 грамм хәмер), аның игътибары 10 тапкырга (!) кими. Шулай ук хәрәкәтендә үзгәрешләр барлыкка килә, ул вакыйгаларга дөрес бәя бирә алмый башлый.
1 литр канга 6 грамм хәмер туры килү инде кешене үлемгә китерергә мөмкин...
Фото: ivokb.ru