Акция шимбә көнне 15 мартта Уфада Матбугат йортында (Октябрьнең 50 еллыгы ур., 13) узачак. Сугыш елларында хәбәрсез югалган туганнарының язмышын билергә теләүчеләр 11.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (18+) килә ала. Һәлак булган геройларны эзләүдә уфалыларга «Русия эзләү хәрәкәте» төбәк бүлеге әгъзалары ярдәм итәчәк.
Югалган солдат турында белү өчен аның исем-шәрифе, туган елы һәм урыны, кайчан һәм нинди райвоенкомат тарафыннан чакырылганы, хәрби часть номеры, кайда хезмәт иткәне, хәрби исеме турында язма мәгълүмат булырга тиеш.