9 май - Җиңү көне
12 март 2025, 17:00

«Геройлар эзсез югалмый»

«Геройлар эзсез югалмый»«Геройлар эзсез югалмый»
«Геройлар эзсез югалмый»

Ватандаш» журналы Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган батырларны эзләү буенча акцияне үткәрәчәк.

Акция шимбә көнне 15 мартта Уфада матбугат йортында (Октябрьнең 50 еллыгы ур., 13) узачак. Сугыш елларында хәбәрсез югалган туганнарының язмышын билергә теләүчеләр 11.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (18+) килә ала. Һәлак булган геройларны эзләүдә уфалыларга «Русия эзләү хәрәкәте» төбәк бүлеге әгъзалары ярдәм итәчәк.

Югалган солдат турында белү өчен аның исем-шәрифе, туган елы һәм урыны, кайчан һәм нинди райвоенкомат тарафыннан чакырылганы, хәрби часть номеры, кайда хезмәт иткәне, хәрби исеме турында язма мәгълүмат булырга тиеш.

Теләсә нинди өстәмә мәгълүматлар — кайсы госпитальдә дәваланган соңгы хат датасы һәм башкалар-бурычны җиңеләйтәчәк. Фотосурәтләр дә кирәк булачак-алар буенча даталарны билгеләргә, гаскәрләр төрен билгеләргә мөмкин.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас