9 май - Җиңү көне
9 март 2025, 09:17

Үзәккә үткән ачлык...

Ришат абый Хәсәновның ул бүген дә исеннән чыкмый.

Үзәккә үткән ачлык...Үзәккә үткән ачлык...
Үзәккә үткән ачлык...

Ришат абый Хәсәновның ул бүген дә исеннән чыкмый.

 

Каһәрле Бөек Ватан сугышы еллары шаһиты булган кешеләр күпме безнең арада? Тәмугь утын узган ветераннар гына санаулы калмады инде, шул чорда дошманның явызлыгын ятимлек, ачлык, ялангачлык, югалтулар аша сабый җаны-тәне белән татыган буын вәкилләре дә бик-бик аз калып килә. Алабута, кычыткан белән җан асрап калган бик сирәкләрнең дә иң бәхетлеләре генә бүген тугызынчы, унынчы дистәне ваклый. Әйе, ул балалар: “Сугыш бетте!” дип язып куйганга 80 ел тулып бара!
Ришат абый Хәсәнов – сугыш чоры баласы. Ул 1936 елгы. Яшәргә дип туган, көчле буын вәкиле. Тугыз баладан берәү исән калган бәхетле җан. Хәер, бәхетле дигәч тә, күргән-кичергәннәренә көнләшерлек түгел.


                             Балачаксыз бала чак
Сабыйлыктан тиз генә үсәргә мәҗбүр булган Ришат абый да: “Бала-чак булмады, ул вакытка кайтасы килми”,– дисә дә, уңай холыклы кеше икән, бер эзгә төшеп, язмышына байкау ясады. Чит кеше дип уйламаганы, аның истәлекләрендә миллионлаган совет кешеләренең тетрәндергеч язмышын таныр.
– Без 9 бала булганбыз. Бишебез үстек. Башкалары, кайсысы чир белән,
кайсысы ачлыктан җан тәслим кылды. Сугыш вакытында ике туганыбыз чирләп үлде. Бу нигездән 11 кеше җирләдек...
Әни Шәмсиямал исемле иде. Әткәй – Фәткелгыйлем. Сугыш башлангач та фронтка китте. 1944 елда каты яраланып, отпускка кайтты. Аннары сугыш бетте. Сугышка кадәр Рәхмәтулла абый колхоз председателе, әткәй бригадир иде. Кайткач та, Рәхмәтулла абыйны – председатель, әткәйне бригадир итеп куйдылар. ...Ачлык. Ашарга берни юк иде.
– Әтиегез бригадир булган бит, сез дә ачка интектегезмени, –дип
сорамый кала алмадым. Бүген кайсы җитәкче баласы кытлык кичерә, янәсе.
– Ииии, кем булмагаең анда. Урлашканга закон бик каты булды. Колхозда бар инде ул икмәк. Аны алып кайта алмый идек. Куркыта иде. Төп ризык бәрәңге булды, ул безне саклап калды инде, аннары, яз җитсә, алабута, кычыткан... Ярый бер сыерны бетерми асрый алдык. Аңа да ашатырга юк, утау чүпләрен җыеп, печән әзерли идек.
Балачак нык авыр булды... Дүрт бала укый идек. Башка кияргә дә, өскә дә юк. Булганын алмашлап киябез. 1нчегә кергәндә бер дәфтәрне икегә бүлеп бирәләр иде. Язарга бер каләм. Ул вакытта кышлар нык салкын булды. Ярый мәктәпкә ягалар иде. Ә ашарга юк. Мәктәпкә ач барабыз, ач кайтабыз. Ачлыктан баш авырта башлады. Ул баш гомер буе авыртты инде, шул сәбәпле армиягә дә бара алмый калдым.
Гаиләдә 45нче елгы бер төпчек сеңлекәш кенә булды, башкалары гел ир балалар. Үсмер чак, гел ашыйсы килә. Үзәкләр өзелә иде... Бернигә карамастан, 11 яшьлекләр сугыш елларында төп эшче көч иде, йөкләмә биреп, колхозга җигәләр иде. 10 яшьтә без тырмага йөрдек, башак, печән җыйдык.
Өйне җылытырга утын юк. Урманнан утын алырга рөхсәт ителми. Бермәлне, егет булып беткәч әле, ат белән утынга бардым. Лесник тотып алды, минем кебек тагын 5 егет эләкте ул көнне. Кызылга мәктәбенә утыннарны бушатып кайттык шулай. Ярый башка җәза бирмәделәр... Ул авырлыкларны Ходай күрсәтмәсен. Үзебез үреп, чабата кидек. Аны ясап саттык та инде. Хәзер үрә алмамдыр, онытылган инде, онытылуы хәер. Яз көне чабата каты карда тиз туза, сатуга шәп үтә, чабатаны җыелышып үреп, сатарга отышлы вакыт. Юк шул, аның белән дә мантып булмады – сыйныф җитәкчебез Әминә апа безне укырга алып китте. Акча болай да юк, булырга торганы да кулга керми калды...1951елда да әле чабата киеп йөрдек. Беренче тапкыр итекнең инде 43нче размерлысын кидем. Ул вакытта кирза итекне базарда сата башлаганнар иде.
Без укыганда Урзайбаш мәктәбендә 600 бала иде. Чабаталы бала-чага белән тулы мәктәп. Барсының да белем аласы килә. Юкны бар итеп булса да, тырыштык инде. Әткәйләр укырга куштылар бит. Кая ул әлеге рәхәтлекләр... Аннары колхозда эшләдем, шоферга укып кайттым, “Газ-51” бензовозга утырттылар. Гомерем буе машинада эшләдем, әле дә йөри алам. Бөтен авылдашларга тегермәнне мин тарттырдым. Йөри-йөри шомардым, тегермәндә чират көтеп тормый идем, шуңа миңа йомыш белән киләләр иде. Бүздәкне икешәр юллый идем. Эчеп-тартып йөрмәдек. Барыбыз да эшли идек.
         

                     Димләүне көткән мәхәббәт сынаулары
Ришат абый белән Мәхмүдә апаның кибеткәме, кая барсалар да бергә, җитәкләшеп йөргән мәлләрен Урзайбашта бүген дә сагынып, сокланып сөйлиләр. “Мәхмүдә апа киткәч, Ришат абый ятим калды”, диләр. Гомер юлдашы ифрат сабыр, мөләем апа була. Абыебыз зур өендә ялгызы гомер итә. Авылда аның улы Рим белән килене Резеда яши. Менә алар инде Ришат абыйның таянычы. Монда да юлны безгә Резеда күрсәтте.
– Кушнаренко мишәре иде, алай сугышып, талашып яшәмәдек,– ди абыебыз, гаилә кору тарихына кагылгач сагышланып китсә дә, елмая биреп. – Миңа 34 яшь, ул да утызда иде. Безне димләделәр. 52 елдан артык бергә яшәдек. Ачу сакламадык. Шунда Резеда шаян елмаеп сүзгә кушылды: “Андый хәл булса, әнкәй: “Ураза тотабыз”, дия иде. Ришат абый колакка катыланып бара. Сүзнең асылын аңлап җиткермәсә дә, “ураза” ны “эләктереп” алды. “Әйе, уразаны калдырмый иде”, дип сүзне җөпләп куйды.
–1966-67 елларда бу өйне салдык. Элек өмә белән эшли идек, бик тиз төзеп кердек. Тәрәзәләрне генә яллап эшләттек, – ди Ришат абый.
Матур гаиләдә бер-бер артлы 3 ир бала туган.
– Ходай безгә өч малай бирде, икесен яшьли үзенә алды...
Абыйның йөрәгендә узган елларның иң тирән яралары калкып чыкты. – Берсе миңа утырып йөреп, машина астына эләкте. Бүздәк юлында, юл аша чыкканда җиңел машина бәргән... Икенчесе, тәпи йөрми иде әле, 10 айлык чагында безне калдырып китте. Эштән кайтуымны техника тавышыннан танып тора иде. Ул көнне дә эш беткәч, техниканы куярга киттем. Әниләре көндез эштә булгач, кич ипи сала. Сыер да саварга кирәк. Бала диваннан егылып төшкән. Әнисе ул хакта миңа әйтмәде. Иртән малай үлде. Бүздәккә алып бардык, соң иде... Ходай Тәгалә бар ул. Ул миңа балаларны бирде, күрсәтте дә алды. Алар шундый матур, кызлар кебек тәртипле, акыллы иделәр. Менә шулай, берсен – мин, берсен әнисе бирде... Мин үзем шушы өйдән 11 кеше җирләдем. Малайлар да, әткәй, инәкәй, онык та бар... Сугыш вакытында үлгән туганым өч яшьләрдә булгандыр. Сәкедә бергә яттык инде менә. Мин аны тередер дип күзен ачып карыйм әле җитмәсә, Рәшит исемле малай иде...

                        Ачлык та тиз генә үтмәде...

  Сугыш тәмамланган көн абыйның исендә калмаган. Аңлап та була, сугыш бетү белән үк ачлык, михнәтләр дә бетмәгән бит. Җитмәсә, 1946 елда, сугыш яраларыннан мантый алмаган әтиләре дә үлеп киткән.
– Хәзер дөнья шулкадәр рәхәт, бөтен нәрсә бар, тик картайдык. Ачка интегеп, сабый килеш үлгәннәр бигрәк бер рәхәт тә күреп өлгермәде. Бик күп булды алар. Ул вакытта бәрәңге, ипи бер дә җитәрлек булмас кебек иде. Хәзер ипине малга ашатабыз.

 
                                Кирпеч сугып, өй салган...
“Атасыннан күргән ук юнган”, диме әле. Ришат абыйның Ходай бүләге булган улы Рим бик оста ир-егет икән. Югары белемле тарих укытучысы, балаларның чын дусты ул. Авылда гөрләп торган мәктәпне япкач, водительлеккә укып кайта. Биш бала әтисе.
Кирпеч сугып, өй салган кешеләр күпме сезнең якта? Менә Рим белән Резеда көненә 200әр кирпеч сугып, өй салып кергәннәр! Рамазан аенда туган улларын да эшкә өйрәтә Рим, егет балта-чүкеч белән эшли белә. Туксанга җитеп килүче Ришат абыйның Рамазан, Гөлназ, Айсылу, Гүзәл, Ләйсән исемле чибәр оныклары, ике туруны да бар.
– Балаларга рәхмәтлемен. “Килен”, дип әйтмәдем мин аңа,– ди Резедага караш салып. – Килен читрәк була бит. Кызымнан да артык кебек. Әле дә алар бар, – ди үзе генә яшәргә карар кылган, бөтен язмышын: шатлыгын, кайгысын, югалту-табышларын шушы өйдә кичергән Ришат абый. Нигезне ташламыйм дигән, балаларына күчмәгән. Истәлекләре дә бер иркәли, бер тетрәндерә, шулай көннәре уза аның. Вакытны бушка уздырмас өчен Резеда китергәнгә салышып утырмый, үзе ашарга пешерә икән.
– Әзерлим, алай вакыт сизелми үтә. Сугыштан соң, 55нче елларда гына
авыз тутырып ипи ашаган буын бит без. Аннары сыйлы яшәдек, әмма ризыкның кадерен нык белдек. Сабый чакта үзәккә үткән ачлык бер дә истән чыкмый, – ди Ришат абый.
Өе җылы, якты, нурлы. Анда ялгыз ир кеше яшәгән кебек түгел, чөнки балалары да озакка ялгызын калдырып тормый. Алар юкта Ришат абый гәзитләр укый, телевизордан дөнья яңалыклары белән таныша.
Шулай итеп, бөтен хатирәләрен уятып, Ришат абый белән иркенләп сөйләшкәч, китәргә җыендык. Абыебыз безне чәйгә чакырса да, ипле генә рәхмәт әйттек. Ә ул җиңел генә кузгалып, безне капка төбенә кадәр чыгып, исән-сау эшләгез, дип озатып калды. Илләргә тынычлык килсен, хәерле озын гомерләрне җан тынычлыгында уздырыгыз, күпне күргән, күпне кичергән газиз өлкәннәребез!

Автор фотосы.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас