“Ватандаш” журналы редакциясе, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган яугирләрне эзләү буенча “Батырлар эзсез югалмый” исеме астында акция оештыра. Әгәр дә сез картәтиләрегезнең язмышын ачыкларга теләсәгез, 15 мартта 11-дән алып 16-га сәгатькә кадәр Уфа шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 13 йорт адресы буенча Матбугат йортына килегез. Русия эзәрмәннәр хәрәкәтенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе әгъзалары сезгә хәбәрсез югалган туганыгызны эзләргә ярдәм итәр. Яугир хакында үзегезгә билгеле булган бөтен мәгълүматны язма рәвештә алып килү мотлак.
Хөрмәтле Ватанны яклаучыларның туган-тумачалары!
Тәкъдим ителгән анкетаны булдыра алганча тулырак итеп тутырыгыз. Борчылмагыз, эзләүләр дәвам итә.
Бөек Ватан сугышында һәлак булган яисә хәбәрсез югалган сугышчыны
ЭЗЛӘҮ АНКЕТАСЫ
1. Хәрби хезмәткәрнең исем-фамилиясе, әтисенең исеме.
2. Туган елы, ае һәм көне
3. Туган урыны
4. Хәрби хезмәткә чакыру хәрби комиссариаты
5. Чакырылган ай һәм ел вакыты.
6. Партиялелеге.
7. Белеме, нинди белгечлек буенча
8. Нинди уку йортын тәмамлаган
9. Чакырылу вакытына хәрби званиесе
10. Гаилә хәле
11. Өйләнгәннәр өчен хатынының исем-шәрифләре һәм ничә балалары булуы. Өйләнмәгән булганнар өчен әти-әнисенең исем-шәрифләре
12. 1941-1948 елларда гаилә кайда яшәгән (күченгән урыннарын да искә алып)
13. Яралануы турында мәгълүмат: торак пункты, кайсы госпитальдә яткан, ае һәм елы.
14. Аның белән беркөнне армияга чакырылганнарның, әйләнеп кайтканнарның һәм әйләнеп кайтмаганнарның исем фамилияләре, әтиләренең исемнәре.
15. Килгән извещениеларның эчтәлеге яисә күчермәләре
16. Туганнары эзләүгә язган булсалар, җавап күчермәләре
17. Фронттан килгән хатлары күчермәләре
18. Фронттан килгән фотографияләре
19.Туган-тумачалардан ишеткән-белгәннәрегезне (әгәр төгәл булса) өстәргә мөмкин
20. Эзләтүче кешенең исем-шәрифләре, индексы, адресы, телефоны, туганлык дәрәҗәсе.