Сталинград сугышын кичкән кыз бит ул!
Уфада гомер итүче Мөсәйрә Ногман кызы Фатыйховага – 105 яшь!
Хәрби билетында Мөсәйрә Фатыйхова 1920 елның 10 гыйнварында Дүртөйле районы Яңа Кәңгеш авылында туган дип язылган. Исең китәр кешеләр уязмышына. Бөек Ватан сугышын үтеп, алгы сызыкта йөреп тә исән-сау калган, Җиңү белән кайткан чая кыз, бүген 105 яшьлек әбиебез булып, ачык зиһене, яхшы хәтере белән таң калдыра.
Аның парад костюмында күп бүләкләр, алар арасында III дәрәҗә Дан ордены, Ватан сугышы ордены, «Сталинградны обороналаган өчен» һәм «Берлинны алган өчен» медальләре.
1942 елда, Мөсәйрә Фатыйховага нибары 22 яшь булганда, ул Сталинград янындагы җәһәннәмгә эләгә. Аны артиллерия батареясының комсоргы, шулай ук полкның "Дошманны кыйрат!”(“Бей врага!”) гәзитенең хәрби корреспонденты итеп куялар.
Бу гаҗәеп кыз шулкадәр күп сынаулар кичергән ки, аларны күз алдына да китерүе кыен. Ул элемтәче һәм наводчик була, элемтәне ялгау өчен ут астында Иделне кичә, Берлинга кадәр барып җитә.
Сугыштан соң Мөсәйра Фатыйхова 54 ел рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.
Хәзер еш кына үз шигырьләрен укый. Бик күп кичерелгән, күп нәрсә хәтердә. Ветеран Уфада яши. Аның янына якын-тирә мәктәптән укучылар, укытучылар киеп йөри. Мөсәйрә Ногман кызына һәм барлык хөрмәтле ветераннарыбызга – сәламәтлек, тынычлык, игелек һәм иминлек!
Кыю сугышчы кыз Мөсәйрә Ногман кызы турында Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә язды.
Мөсәйрә әбигә озын, хәерле, куанычлы гомер телибез.