9 май - Җиңү көне
7 февраль 2025, 15:04

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы турында сөйләштеләр

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Урал  Килсенбаев оештыру комитетының киңәшмәсен үткәрде.  

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы турында сөйләштеләрБөек Җиңүнең 80 еллыгы турында сөйләштеләр
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы турында сөйләштеләр

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Урал  Килсенбаев Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы тулу уңаеннан оештыру комитетының киңәшмәсен үткәрде.  

Үткәреләчәк чаралар турында сөйләштеләр, һәйкәлләргә, мемориаль тактаташларга, истәлек аллеяларына ревизия ясап, аларны бәйрәм алдыннан тиешле кыяфәткә кертергә кирәк диелде. Республикада бүгенге көндә 2410 мемориал һәм 312 тематик аллея бар. Бәйрәм чаралары нәкъ шушы объектлар тирәсендә үтәчәк. Муниципалитет башлыклары бу турыда кайгыртырга тиеш.

Игътибар яшьләргә һәм үсмерләргә бирелергә тиеш. Һәйкәлләр тирәсенә видеокүзәтү камералары куелса яхшы булачак. 12 яшьлек кызның сугыш обелискын мәсхәрәләве барсында да җирәнгеч хисләр генә тудырган иде. “Без барыбыз да Бөек Ватан сугышында катнашкан әтиләр, картәтиләрне күреп үстек, безнең аларга хөрмәтебез бар иде. Бүгенге яшьләр исә аларны белми. Алар ни кыланганын кайчак та аңлап та бетми. Шуңа аларны тәрбияләү эшен мәгариф учреждениеләренә йөкләтәбез”, - диде Урал Килсенбаев.

9 май бәйрәме алдыннан сәүдә үзәкләрен, кибетләрне мәгълүмат стендлары белән бизәү турында хәл ителгән. Матбугат чаралары да үз чиратында халыкка бөтен кирәкле мәглүматны җиткереп торачак.

Чыганак: resbash.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас