9 май - Җиңү көне
6 февраль 2025, 09:30

Дару “тутырылган” имплантат эшләгәннәр

Мондый имплантат яман шеш белән көрәштә зур ярдәм булачак. 

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Вузара кампус резиденты онкология авырулары өчен “заряженный” имплантатлар эшләгән.

Русия фәне көне алдыннан Уфаның вузара студентлар кампусы резиденты, Уфа фән һәм технологияләр университеты, биомедицина билгеләнешендәге металл эшләнмәләрне прототиплаштыру һәм 3D-бастыру лабораториясен ачты.

“Приоритет-2030” программасы ярдәмендә лаборатория биокүчмәле металл материаллардан эшләнмәләрне прецизион 3D-бастыру өчен заманча җиһазлар комплексы белән җиһазландырылган. Алар ярдәмендә сөяк тукымасының шеш зарарлануларын дәвалауда алга китеш тәэмин ителәчәк.

Лаборатория җитәкчесе Нариман Еникеев сүзләренчә, заманча технологияләр 3D-принтерда зарарланган сөяк тукымасын ремодельләштерү өчен пациентка кертеп була торган махсус күзәнәкле структуралы имплантат бастырырга мөмкинлек бирә. Әмма ничек бастыру мәсьәләсе элеккечә кискен тора.

– Һәм безнең лаборатория сөякнең бер өлешен кире кайтарып кына калмыйча, организмның зарарланган урыннарын нәтиҗәле локаль терапияләү өчен хезмәт итә алырлык алдынгы имплантатлар булдыру өчен “төзелеш материалы” эшли, – ди галим.

Лабораториядә компьютер модельләштерүен һәм аддитив технологияләрне җәлеп итеп, сөякләрнең зарарланган урыннарын алыштыра торган биоактив имплантатлар булдыру өчен тишекле титан материаллар эшләнәчәк. Бу вакытта имплантатның формасы индивидуаль проектлана, материалның үзлекләре сөяк тукымасына туры киләчәк, ә тишемнәр яман шешне бетергәннән соң локаль терапия өчен шешкә каршы яки микробларга каршы препаратлар белән тутырылырга мөмкин.

Башка сүзләр белән әйткәндә, пациентка “автоматик режимда” дәвалану өчен кирәкле дару компонентлары булган “заряженный” имплантат кертелә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас