2025 ел – Бөек Җиңүнең 80 еллыгы елы. Истәлекле акцияләрне үткәрер өчен “Бердәм Русия” партиясе волонтерлар әзерли ала. Бу партия, “Росмолодежь” һәм “Җиңү волонтерлары” бөтенрусия хәрәкәтенең бердәм эше.
“Үлемсез полк”, “Георгий лентасы”, “Хәтер бакчасы”, Җиңү парадын үткәрү, истәлекле урыннарны һәм хәрби каберлекләрне тәртипкә кертү – шундый акцияләрне оештыруда волонтерлар ярдәм итә ала. Бу турыда Дәүләт Думасының граждан җәмгыятен яклау бенча комитет рәисенең урынбасары, “Җиңү волонтерлары” Үзәк штабы рәисе Ольга Занко хәбәр итте.
Ленинград өлкәсендә Русия һәм 9 – Алжир, Испания, Абхазия, Беларусь, Бенин, Болгария, Казахстан, Молдова һәм Таҗикстан илләреннән волонтерлар көндезге уку бүлеген үтте.
Фото: panoramarb.ru