27 гыйнварда Ленинградны фашистлар камалышыннан тулысынча азат итүнең 81 еллыгын билгеләдек. Невадагы шәһәрне каһарманнарча саклау 872 көн дәвам итә.
Блокада башланганнан алып аны өзүгә, ә аннары тулысынча бетерүгә кадәр, шәһәр һәм аның халкы кешелексез һәм йончыткыч сынаулар узган. Ачлык, салкын, даими бомбардировкалар һәм артиллерия уты ленинградлыларны сындырмаган.
"Ел саен без шәһәрне саклаганда үз гомерләрен биргәннәргә һәм блокада кичерүчеләргә хөрмәт күрсәтәбез. Бүгенге көндә Уфада “Блокададагы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнгән 31 кеше яши. Аларга башкала хакимияте һәм шәһәребез районнары, ветераннар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре даими килеп, хәлләрен белеп тора", – дип сөйләделәр мэриядә.
Республикада блокадалы Ленинградтан барлыгы 53 кеше яши.