Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
21 гыйнвар , 15:30

“Бөек Җиңү” олимпиадасында катнашыгыз!

    Башкортстан укучыларын «Бөек Җиңү» бөтендөнья олимпиадасында катнашырга чакыралар. Гаризалар кабул ителә башлады.

“Бөек Җиңү” олимпиадасында катнашыгыз!
“Бөек Җиңү” олимпиадасында катнашыгыз!

Бу масштаблы халыкара интеллектуаль ярыш, анда 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге мәктәп укучылары катнаша алачак. Ярышларга төрле илләрдән, шул исәптән Башкортстаннан да кушыла алалар.

    Олимпиада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында уздырыла. Җиңүчеләр өчен төп бүләк — Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү парадына бару мөмкинлеге, ә финалистлар истәлекле бүләкләр һәм дипломнар алачак.

     Олимпиада этаплары һәм форматы

 Олимпиада өч этапта узачак:

 -25 февральдә классик онлайн-тест үтү, беренче тур старт ала;

- 24 мартта икенче этапта катнашучылар киңәйтелгән тест биремнәрен үтәячәк.;

 - 6 майда финал туры узачак, анда катнашучылар үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим итәчәк.

     Барлык биремнәр дә катлаулылык дәрәҗәләре буенча бүленгән һәм эрудициягә, тарихны тирәнтен белүгә караган сорауларны үз эченә ала.

    Өстәмә конкурслар

 Олимпиада кысаларында ике иҗади конкурс каралган:

1. «Лица Победы» темасына рәсем.

  1. «Яшь полководец» темасына инша.

     Бу конкурслар катнашучыларга үз сәләтләрен күрсәтергә һәм героик вакыйгалар тарихын тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә.

    Ничек катнашырга?

    Катнашу өчен олимпиаданың рәсми сайтында теркәлергә кирәк, анда олимпиаданың  җентекле шартлары һәм заявка формасы урнаштырылган.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: