9 май - Җиңү көне
20 гыйнвар 2025, 10:55

Кунакка керергә була хәзер

Кайда дисезме?

Кунакка керергә була хәзерКунакка керергә була хәзер
Кунакка керергә була хәзер

Кайда дисезме?

   “Госуслуги. Дом” мобиль кушымтасының яңа версиясендә хәзер кунакка керү мөмкинлеге булдырылган. Аның белән бүген шулай ук шәхси йортлар хуҗалары да, блок куелган төзелеш йортлар хуҗалары да (мәсәлән, таунхауслар һ.б.) да куллана ала.

   Йорт хуҗалары хәзер  ышанган кешеләренә үзләренең күчемсез милекләренә керү мөмкинлеге бирә алалар.

   Керү мөмкинлеге “кунак”ның телефон номеры аша (“Госуслуги”да аккаунтына бәйләнгән булса) бирелә. Болай итеп счетчиклар күрсәтмәсен тапшыру, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү һ.б. күп кенә эшләрне башкару мөмкинлеге ачыла.

   Кушымта белән бүген Башкортстанда 230 мең кеше файдалана.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас