Табигатебезнең күркәм якларын барыгыз да күреп беләме?
Аерым күзәтү астына алынган табигать ял эоналарына бәйрәм көннәрендә 2,7 меңнән артык кеше килгән. Узган ел белән чагыштырганда, быел туристлар саны 600гә арткан. Мондый мәгълүматларны социаль челтәрләрдә БР Табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов белдерә.
Бу көннәрдә «Ирәмәл» табигый паркы бик популяр булган. бер атна эчендә анда 1630 кеше килеп киткән.
Популярлыгы буенча икенче урында - «Морадым тарлавыгы» табигый паркы, анда 730 кеше булган. Калган табигать паркларында күрсәткечләр түбәндәгечәрәк: «Зилим»да — 177, «Кандракүл»дә — 100, «Ачылыкүл» — 96 кеше.
Республиканың табигый территорияләре Башкортстанда яшәүчеләр өчен генә түгел, ә Русиянең төрле субъектларыннан, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Татарстаннан, Пермь краеннан, Оренбург, Чиләбе һәм Свердловск өлкәләреннән килгән туристлар өчен дә яраткан ял итү урынына әверелә. "Республика халкын һәм кунакларын саф һава, тауларның мәһабәт күренеше, табигатебезнең гүзәллеге, җәяүле экскурсияләр һәм кыш көне балык тоту кебек ял шартлары җәлеп итә, – дип фикерләре белән уртаклашты Нияз Фазылов.
Фото: Башинформ.