9 май - Җиңү көне
3 декабрь 2024, 16:16

Отставка турындагы имеш-мимешләр уңаеннан...

   Башкортстан Башлыгы үзенең отставкасы турындагы гайбәтләргә карата фикерен белдерде.

Отставка турындагы имеш-мимешләр уңаеннан...Отставка турындагы имеш-мимешләр уңаеннан...
Отставка турындагы имеш-мимешләр уңаеннан...

   Башкортстан Башлыгы үзенең отставкасы турындагы гайбәтләргә карата фикерен белдерде.

   “Минем отставка турындагы сүзләр 2018 елның 12 октябреннән башланган иде, мөгаен, алар кемнедер сөендерә торгандыр. Мин исә аларга үземнең халык белән эшләвемнең бер өлеше дип карыйм”.

   Башкортстан Башлыгы белән туры линия барышында Радий Хәбиров үзенең Башкортстан Башлыгы вазифасыннан китүе хакында таралган имеш-мимешләр уңаеннан шулай дип белдерде.

   “Имеш-мимешләргә беркайчан да ышанырга ярамый. Алар яшәргә комачаулык итә. Ләкин билгеле бер көчләр бар: алар тотрыксызлык кертергә тырыша, шул исәптән, минем эшкә дә. Имеш-мимешләргә эшемнең котылгысыз бер өлеше итеп карыйм. Мин бит һәрвакыт үземнең отставка китүем турындагы сүзләргә фикеремне белдерә алмыйм. Инде минем беркая да китмәвемә һәм үз эшемне республикада дәвам итүемә өйрәнергә вакыттыр”,- диде Радий Хәбиров.

Фото: Башинформ.

  

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас