Республика халкын «Партизан тарихлары» видеороликлар конкурсында катнашырга чакыралар
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Партизан тарихлары» халыкара видеороликлар конкурсы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында партизаннар һәм подпольщиклар сафында Башкортстан халкы» тарихи-агарту проекты кысаларында үткәрелә. Проект Башкортстан Башлыгы Грантлары Фонды ярдәмендә мәдәниятара партнерлык үзәге һәм Республика балалар туризмы мәгариф үзәге белән партнерлыкта эшләнгән.
Проект сугыш елларында Советлар Союзының оккупацияләнгән территориясендә һәм Европада партизан хәрәкәтендә катнашкан республика халкы истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән. Конкурста гомуми белем бирү оешмаларында, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә һәм һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар һәм педагоглар, мәдәни-ял итү учреждениеләре: китапханәләр, музейлар, клублар хезмәткәрләре һәм активистлары, туган якны өйрәнүчеләр катнаша ала.
Конкурсның нечкәлекләрен һәм нигезләмәләренhttps://bashrdct.ru/news/nashi-novosti/1291-zhiteli-bashkirii-v-ryadakh-partizan.html. сайтында өйрәнергә мөмкин.
Гаризалар түбәндәге сылтама буенча кабул ителә
https://forms.gle/dUGYj9vfQu8Tos336.