Уфада "Бердәм Русия" партиясенең Генераль советы секретаре вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы, Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Владимир Якушев һәм Башкортстан Башлыгы, "Бердәм Русия"нең төбәк бүлеге җитәкчесе Радий Хәбиров партиянең региональ бүлекчәсе конференциясен ачуда катнаштылар.
Владимир Якушев "Бердәм Россия"нең Башкортстан бүлеге эшен югары бәяләде.
Башкортстан Башлыгы журналистлар белән аралашканда киләсе елда "Бердәм Русия" партиясенең төбәк бүлеге алдында торган өстенлекле бурычларны билгеләде.
- Без һәрвакыт республикабызның төп сәяси көче булудан чыгып эш итәбез. Башкортстан Дәүләт Җыелышы – корылтаендагы фракциябезгә канун карарларын оператив кабул итәргә кирәк булган катлаулы елларда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт әйтүдән туктамыйм. Нәкъ менә җирле бүлекләр, депутатлар, партиянең гади әгъзалары безгә ил Президенты билгеләгән карарларны үткәрүчеләр булып тора. Кешеләргә күп нәрсәне аңлатырга кирәк, алар белән эшләргә кирәк. Бу төп бурыч. Кешеләр белән турыдан-туры аралашырга, аларның сорауларын белергә, — дип билгеләде Радий Фәрит улы. - Ә алар чыннан да күп, без аларның барысын да тиз генә хәл итә алмыйбыз. Ләкин, һәрхәлдә, без кешене тыңларга һәм аңларга тиеш. Һәм шул ук вакытта, бүген яки иртәгә бу хәл ителәчәк, дип алдамаска. Хәзер кешеләр белән аралашудан да мөһимрәк бурыч юк.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Башлыгы порталы.