Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
15 ноябрь , 20:44

Чишмә районында авыл хуҗалыгы семинар-киңәшмәсе үтте

2019 елдан алып республика агросәнәгать комплексының техник паркы 60 процентка яңартылган.

Чишмә районында авыл хуҗалыгы семинар-киңәшмәсе үтте
Чишмә районында авыл хуҗалыгы семинар-киңәшмәсе үтте

Бу гомум 64 млрд сум дигән сүз. Бу исә авыл хуҗалыгы агрегатларына йөкне киметергә һәм кыр эшләрен үткәрү вакытын кыскартырга ярдәм иткән. Шулай дип белдерде бүген БР авыл хуҗалыгы министры вазифасын башкаручы Илшат Фазрахманов Чишмә районында авыл хуҗалыгы техникаларын язгы кыр эшләренә әзерләүгә багышланган семинар-киңәшмәдә.
- Әлегә планканы тотабыз - аена 1 млрд сумлык техника сатып алабыз,- диде ул.- Бу аграрийларга җиңелгә туры килмәсә дә, АПКның техника паркын кыскартмау мөмкинлеген бирә. Соңгы 6 - 7 ел эчендә, продукция бәяләре әлләни үсмәсә дә, тракторлар һәм комбайннар хакы 3 - 4 тапкырга артты.
Илшат Фахзрахманов республиканың "Росагролизинг" белән яхшы партнерлык мөнәсәбәтләре саклануын билгеләде. Башкорстан компаниянең ташламалы программаларында актив катнаша. Министр техниканы саклау һәм ремонтлау мәсьәләләренә аерым тукталды.

БР Хөкүмәте сайтыннан.

Чишмә районында авыл хуҗалыгы семинар-киңәшмәсе үтте
Чишмә районында авыл хуҗалыгы семинар-киңәшмәсе үтте
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: