Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
15 ноябрь , 13:27

Аналык та күчереп утыртыла...

Гетеборг университеты дәваханәсендә роботлар кулланып күчереп утыртылган аналык ярдәмендә бала туган. Туган сабыйның гәүдә озынлыгы – 49 см., авырлыгы 3 кг.нан артыграк.

Аналык та күчереп утыртыла...
Аналык та күчереп утыртыла...

   Гетеборг университеты дәваханәсендә роботлар кулланып күчереп утыртылган аналык ярдәмендә бала туган. Туган сабыйның гәүдә озынлыгы – 49 см., авырлыгы 3 кг.нан артыграк.

   Швеция галимнәре фикеренчә, мондый ысулны киң куллану киләчәктә аналык белән бәйле проблемалары булган хатын-кызларга әни булу бәхетен бүләк итәчәк.

   Трансплантация аналык функцияләре бозылганнарга ярдәмгә килә ала. Ә аны роботлаштыру технологиясе донорга да, аналык күчереп утыртылган хатынга да (ачык операция ясауга караганда) килеп туарга мөмкин проблемаларны җиңелрәк кичерергә ярдәм итә. Мәсәлән, алар канны азрак югалта, дәваханәдә азрак вакыт ята, авыртудан ярдәм итүче даруларны азрак куллана һ.б. шактый чыгымнардан котыла.

   Әйткәндәй, бүгенге көндә мондый операцияләр шактый озакка сузыла: мәсәлән, донордан аналыкны робот ярдәмендә алу 10 сәгать, моннан тыш, аналыкны пациентка күчереп утырту тагын да 8 сәгать вакыт таләп итәргә мөмкин. Хәер, тора-бара бу вакыт шактый кыскарачак, ди белгечләр.

Фото: bashinform.ru

 

  

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: