Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
14 ноябрь , 13:30

20 юнәлеш буенча бушлай уку мөмкинлеге бар

2024 елның гыйнварыннан республика мәшгульлек үзәкләре «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә булышлык» федераль проекты кысаларында һөнәри белем бирү һәм яңадан әзерләү программаларында катнашуга 3 меңнән артык гаризаны хуплады.

Хәзерге вакытта 1532 катнашучы укуларын тәмамлаган һәм эш тапкан, тагын 1432се яңа күнекмәләр алуын яки квалификациясен күтәрүен дәвам итә. Хәзер мәгълүматлар базасы администраторы, бухгалтерлык исәбе, дәүләт сатып алулары өлкәсендә белгеч, программа тәэминаты тестировщигы, инглиз теле курслары аеруча популяр.

 - Катнашучыларның теләкләренә карап, уку төрле форматларда уза ала: катнаш, көндезге яисә дистанцион. Белем бирү программалары исемлеге даими рәвештә яңартыла һәм региональ хезмәт базары ихтыяҗларына яраклаша. Ел ахырына кадәр программада катнашучыларның 20 юнәлеш буенча бушлай уку мөмкинлеге бар, - дип ассызыклады Башкортостан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазыйфаларын башкаручы Ленара Иванова.

Проектта махсус хәрби операция ветераннары, кечкенә балалары булган ата-аналар, 50 яшьтән өлкәнрәкләр, эшсезләр һәм эшсез калу куркынычы астында булганнар катнаша ала.

Моннан тыш, 2024 елда сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һәм декрет ялындагы гражданнарга – аналарга да, бала караучы башка туганнарга да түләүсез уку мөмкинлеге бирелде.

фотоpravitelstvorb.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: