Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
13 ноябрь , 15:46

Дару 3D-принтерда басыла?

Ә бит нәкъ шундый даруларны медицинаның киләчәге дип атыйлар...

Дару 3D-принтерда басыла?
Дару 3D-принтерда басыла?

Ә бит нәкъ шундый даруларны медицинаның киләчәге дип атыйлар...

   3D-печать менә инде берничә дистә ел буена кешеләргә хезмәт итә, шулай да аны дарулар җитештерү өчен файдалану әле булса яңалык булып кала. Дөрес, АКШта көзән җыеруга каршы тәгаенләнгән Spritam даруын хәтсез вакыт инде 3D-принтерда басалар һәм киң кулланалар (ул FDA тарафыннан расланган).

   “Мондый ысул белән басылган препарат,- ди бу уңайдан белгечләр.- йоту белән проблемалары булган кешеләрнең авызында бик тиз эреп, җиңел үзләштерелә”.

   Фармаиндустрияләр хәбәр итүенчә, бүген инде 3D-принтерда басылган дарулар күләме арта бара һәм алар гадәти дарулар эшләнү күләме өчен таләп ителгән стандартларга якынлашкан. Иң мөһиме, 3D-принтерда дарулар бастыру табибларга шәхсән теге яки бу авыру өчен кирәк булган даруларны билгеләүдә ярдәмгә килә.

Фото:  3dtoday.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: