Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
8 ноябрь , 16:31

Мүлчәсез булмый гына...

Бу чорда җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары кышкы йокыга китәргә әзерләнә.

Мүлчәсез булмый гына...
Мүлчәсез булмый гына...

Бу чорда җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары кышкы йокыга китәргә әзерләнә. Берьеллык ботаклар астан-өскә табан өлгерә. Шуны искә алыгыз: әгәр туфракта азот – күбрәк, ә калий азрак икән, ботакның өске өлешләре өлгереп җитешә алмый. Игътибарлы бакчачы моны ботак очларында коелмый калган яшел яфракларга карап белә.

   Бу айда без бакчабызны ныклап тикшереп, кышка әзерлек өчен әлегә башкарып өлгермәгән эшләрне тәмамлап куярга тиешбез. Мәсәлән, җимеш агачларының кәүсә тирәли мүлчәләнгән булуы яхшы. Чөнки кышның тәүге яртысындагы каты салкыннар, әле кар ятып өлгермәгәнлектән, агачлар тамырына зур зыян салырга мөмкин.

Мүлчәсез булмый гына...

    *Торф, черемә, тирес, агач чүбе һәм коелган яфраклар белән мүлчәләү яхшы нәтиҗәләр бирә. Мүлчәнең калынлыгы 8-10 см.дан ким булмасын.

   *Бу айда шулай ук кышкылыкка агач ботакларын бәйләүне дә тәмамлыйлар.

Фото: .bashinform.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: