Батырлык кылганмы бу, әллә кырганмы?
-Бервакыт мин, хезмәттә вакытта, 300 солдатны берьюлы аяктан ектым, - дип мактана икән улы әтисенә.
-Ооо, мин сине шулкадар батырсың дип уйламаган да идем, улым! Ә моның өчен бирелгән орденың кайда соң?
-Анысын бирмәделәр. Ул хәл бит мине повар итеп билгеләгәч булган иде...
Музыка яратсаң, шулай булуы да бар...
Сержант солдатларны сафка тезә һәм сорый:
-Арагызда музыка яратучылар бармы?
Өч солдат алга атлый.
-Бик яхшы. Хәзер менә бу пианиноны бишенче каттагы залга мендерегез!
Фото: bashinform.ru