Ноябрь ае җитсә, Бөек Октябрь Социалистик революциясе бәйрәме искә төшә. Хәзер ул рәсми бәйрәм ителмәсә дә, 7 ноябрьдә кызыл әләмнәр тотып, демонстрацияләргә чыккан, “Без – Октябрь баласы” дип җырлап үскән кешеләр өчен ул әле дә иң истәлекле даталарның берсе булып кала.
Бүген бу бәйрәмгә карата төрле фикерләр ишетергә мөмкин. Әмма шунысы бәхәссез: ул – ил язмышында мөһим эз калдырган, безнең әлеге яшәешебезне билгеләгән тарихи вакыйгаларның берсе.
Тарихны искә төшерсәк, 1917 елның 25 октябрендә (яңа стиль белән ноябрьдә) Петроградта Бөек Октябрь социалистик революциясе була. Вакытлы хөкүмәт бәреп төшерелә һәм Советлар власте урнаштырыла. Баш күтәрүне 47 яшьлек В.Ленин, 38 яшьлек Л.Троцкий һәм 27 яшьлек Я.Свердлов оештыра. Соңыннан алар берничә ел буена яшь совет дәүләтенең төп җитәкчеләре булып торалар. Ил тарихында кискен үзгәреш ясарга җөрьәт итүче бу лидерлар яңа социалистик дәүләт төзи.
XX гасырның зур әһәмияткә ия сәяси вакыйгасы булган Октябрь революциясенең дөнья дәрәҗәсендә дә аның йогынтысы зур була. Халыкара мөнәсәбәтләр системасында зур үзгәрешләр барлыкка килә, дөньяда революцион процесс, милли-азатлык хәрәкәте үсеш ала.
Әлбәттә, революция булу белән хәлләр шунда ук яхшы якка үзгәреп китә алмый. Гражданнар сугышы башлана. Ил халкы, акларга һәм кызылларга бүленеп, кан коя. Шулай да инкыйлаб уңай үзгәрешләргә китерә. Эшчеләр, крестьяннар озак еллар дәвам иткән коллыктан котыла. Социаль изү, милли тигезсезлек бетерелә. Наданлык белән көрәш башлана. Сәламәтлек саклау өлкәсендә яхшы якка үзгәрешләр күзәтелә. Гади халыкның кызыксынулары өстен куела.
Әлеге инкыйлаб булмаса, илебезнең язмышы ничек булыр иде икән? Бүген бу хакта бәхәс куертучылар күп. Әлеге вакыйгага кара тап ташларга теләүчеләр дә юк түгел. Уйлап карасак, Бөек Ватан сыгышында җиңүебез, СССР чорында авыл-шәһәрләрнең гөрләп чәчәк атуы нәкъ шушы революция китергән үзгәрешләр нәтиҗәсендә булмадымы икән?
Юкка гына әлеге көн календарьдә 70 елдан артык кызыл төс белән билгеләнеп килмәгәндер. Бөек Октябрь социалистик революциясенең бер еллыгы дип аталып, ул беренче тапкыр 1918 елда билгеләнә. 1927 елдан ял көне итеп игълан ителә.
Әйткәндәй, Октябрьдә булган вакыйгаларның ноябрьдә бәйрәм ителүенең үз тарихы бар. 1918 елга кадәр илдә вакыт юлиан календаре буенча исәпләнә. Февраль аенда григориан календаренә күчәләр. Иске стиль буенча баш күтәрү көне 25 һәм 26 октябрьләрдә була. Ә яңа стиль буенча ул 7 һәм 8 ноябрьгә туры килә. Датасы күчсә дә, дөнья тарихына үзгәреш керткән бөек вакыйганың исеме шул килеш кала. Аның исеме соңыннан күп урам, предприятие һәм башка объектларга бирелә.
Замана үтү белән сәяси тормыш та үзгәрде. СССР таркалгач, әлеге бәйрәмнең әһәмияте бетте. Ә 1991 елда аны беренче тапкыр дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәм итми башладылар. 1996 елда Русия президенты Б.Ельцин аны “Килешү көне” дип үзгәртте. 2004 елдан 7 ноябрь эш көне була башлады. Аның урынына 2005 елны без Халыклар бердәмлеге көне дип аталган икенче бәйрәмне билгели башладык.
Дөньялар үзгәргән саен бәйрәмнәр дә алмашына бара. Ләкин тарихны үзгәртеп язып булмый. Һәр вакыйганың нәтиҗәсе бүгенге яшәешебездә чагыла. Һәм моны берәү дә инкарь итә алмый. Бүген Башкортстанның республика булып яшәве дә – шул чордагы вакыйгалар җимеше. Төптән уйлап карасак, милләтләрнең үзбилгеләнешкә хокукының башлангычы 1917 елгы вакыйгаларга бәйле түгелмени? Билгеле, җитешсезлекләре дә булгандыр. Шулай да Советлар Союзы, федератив корылышка нигезләнеп, милләтләрнең үсешенә мөмкинлекләр тудырды. Ә иң мөһиме – ул гади халык өчен күп ишекләрне ачты.