Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
7 ноябрь , 15:34

Кыш кышлыгын күрсәтә

Килде дә, кар белән өйде дә...

https://ufacity.info/
https://ufacity.info/

Кыш килде – мәшәкать артты, юлларда бөкеләр башланды.

Быел кыш беренче көннән үк үзенең кышлыгын күрсәтмәкче булды, ахрысы: карны мулдан өләште.

Уфада бер тәүлек эчендә 28 сантиметрлык явым-төшем теркәлде, бу айлык норманың өчтән бер өлеше дигән сүз. Һава торышы начар булу сәбәпле, коммуналь хезмәтләргә дә җиңне ныклы сызганырга тура килде. Алар урамнардан һәм ишегалларыннан 1,2 мең кубометрга якын кар һәм 10,1 мең кубометрдан артык чүп-чар чыгарганнар.

Башкортстанда федераль, төбәк һәм муниципальара юлларда кар белән көрәшкә 900 берәмлек техника чыкты, дип хәбәр иттеләр республика Транспорт министрлыгында.

Исегезгә төшерәбез, ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм телефоны – 112, “Башкиравтодор”ның тәүлек буе эшли торган диспетчерлык номеры – 8-927-950-59-59, Юл хуҗалыгы идарәсе диспетчерлык номеры – 8-927-955-11-00.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: