Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
7 ноябрь , 18:30

Башкортстан Самарада үткән Хәтер Парадында катнашты

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиленең матбугат хезмәтеннән.
Фото:Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиленең матбугат хезмәтеннән.

Самарада Куйбышев исемендәге мәйданда 1941 елның 7 ноябрендә Куйбышевта узган хәрби парадка багышланган традицион Хәтер Парады узды. Тантаналы чарада РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашты. Хәтер Парадында округның барлык төбәкләре, шул исәптән Башкортстан да катнашты. Куйбышев мәйданы буйлап көч структуралары бүлекчәләре, хәрби-патриотик һәм тарихи клублар, хәрби уку үзәкләре, югары уку йортлары, кадет сыйныфлары, Суворов һәм Нахимов училищелары, ил төбәкләренең юнармиячеләр отрядлары — барлыгы 7,5 меңнән артык кеше марш атлады.

- Бүген Русия яңадан нацизмга каршы көрәшнең алгы чигендә. Һәм күп еллар элек үк, йөрәк кушуы буенча, җиңүчеләрнең оныклары Һәм оныкчыклары кулларына корал алган. Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген батырларча яклап, Туган илебезне яклауга бастык. Безнең күпмилләтле илебез гражданнары җиңү өчен берләштеләр, МХО сугышчыларына ярдәм күрсәттеләр. Бүгенге Хәтер Парады – Бөек Ватан сугышында җиңүчеләр белән элемтә ул. Бу шулай ук тарихи хәтерне саклау буенча төп чараларның берсе дә. Парад Русия халыкларының тәвәккәллеген һәм бердәмлеген күрсәтә. Балаларыбызның бу какшамас кыйммәтләрдә тәрбияләнүе мөһим, – дип ассызыклады парадта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров.

Куйбышев исемендәге мәйданда МХОга багышланган чит илдә җитештерелгән трофей кораллары һәм хәрби техника күргәзмәсе күрсәтелде. Экспонатлар арасында – Самара өлкәсендә урнашкан 2нче гвардия гомум гаскәр Кызыл Байрак армиясе сугышчылары тарафыннан бәреп төшерелгән Abrams танкы. Шулай ук кыр кухнясы да оештырылды. Теләүчеләр МХО сугышчыларына хат яза алды. 

Чыганак: bashinform.ru

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиленең матбугат хезмәтеннән.
Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиленең матбугат хезмәтеннән.
Фото:Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиленең матбугат хезмәтеннән.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: