Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
5 ноябрь , 18:07

Яңа бинада эш башлаячаклар

Бүген, 5 ноябрьдә, Иглин авылында Ашыгыч медицина ярдәме подстанциясендә (СМП) Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров булды.

Яңа бинада эш башлаячаклар
Яңа бинада эш башлаячаклар

Бүген, 5 ноябрьдә, Иглин авылында Ашыгыч медицина ярдәме подстанциясендә (СМП) Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров булды.

    Республика медицина катастрофалары үзәгенең Иглиндәге ашыгыч медицина ярдәме подстанциясенең гомум мәйданы 824 кв.м. тәшкил итә. Анда 8 бригада урнашу өчен уңайлы шартлар тудырылган. СМП белгечләре тәүлек әйләнәсенә Иглиндә һәм Нуриман районында гомер итүче 70 меңнән артык кешенең сәламәтлеге сагында тора һәм М-5 “Урал” федераль трассасы участогы өчен җаваплы.

   Республика медицина катастрофалары үзәгенең баш табибы Аяз Камалов әйтүенчә, инновация “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла, ә белгечләр яңа бинага лицензияләү эшләре тәмамланганнан соң күченәчәк. Радий Хәбиров СМП хезмәткәрләренең яңа бинада булачак эш шартлары, шулай ук диспетчерлык хезмәтенең яңа эш системасы белән танышты.

   -Без Иглин районында сәламәтлек саклау өлкәсен планлы рәвештә үстерәбез, - диде Башкортстан Башлыгы.- Район үзәгендә яңа поликлиника төзүне планлаштырабыз, бу уңайдан эшләр алып барабыз.

  

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: