Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
4 ноябрь , 10:32

Халыклар бердәмлеге көне белән котлаулар

Русия Президенты Владимир Путин, ил хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин һәм Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Башкортстан халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котладылар.

Халыклар бердәмлеге көне белән котлаулар
Халыклар бердәмлеге көне белән котлаулар

Русия Президенты Владимир Путин, ил хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин һәм Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Башкортстан халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котладылар.

 

 

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка Халыклар бердәмлеге көне белән котлау юллады. Анда болай диелә:

Хөрмәтле

Радий Фәритович!

Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм.

 Патриотлык һәм бердәмлекнең какшамас традицияләре, ныклы әхлакый, рухи таяныч ата-бабаларыбызга авыр сынауларны җиңәргә, бөек держава төзергә ярдәм иткән. Аларның

сугышчан батырлыклары һәм хезмәттәге казанышлары, Ватанга хезмәт итәргә чын күңелдән омтылулары безнең өчен һәрвакыт Ватанга карата ихлас мәхәббәтнең, аның язмышы өчен җаваплылыкның илһамландыргыч үрнәге булачак.

Сезгә уңышлар һәм иң изге теләкләр телим.

                                                  Владимир Путин

 

 

Котлауны Русия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин юллады. Анда болай диелә:

 Хөрмәтле Радий Фәритович!

Бу бәйрәм үз Ватанын яратучы һәм Русия бөек, көчле һәм бәйсез держава булсын өчен барысын да эшләүчеләрне берләштерә.

 1612 елның 4 ноябрендә бердәмлек, батырлык һәм фидакарьлек нәтиҗәсендә халкыбыз чит ил илбасарларын җиңде. Һәм бүген патриотлык, үз тарихыңа, гореф-гадәтләреңә хөрмәт, җаваплылык, теләсә нинди тышкы чакыруларга каршы тора алу сәләте илне яклауга, илебез икътисадын үстерүгә, русиялеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән дәүләт бурычларын хәл итәргә ярдәм итә.

Сезгә сәламәтлек, иминлек, Русия һәм аның гражданнары файдасына эшегездә уңышлар телим.

                                                  Михаил Мишустин

 

Котлау Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровтан килде. Анда болай диелә:

 Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!

 Бу бәйрәм-туган җиребезне яратуыбызның символы. Гасырлар буе бердәмлек һәм теләктәшлек, дуслык һәм үзара ярдәмләшү, яхшылыкка һәм тарихи дөреслеккә ышаныч безнең зур илебезне, Ватаныбыз – бөек Русияне төзеде һәм үстерде.

Күпмилләтле дәүләтебез бүген дә уртак кыйммәтләрне ныгыта. Безнең көчебез шунда. Һәм хәзер, махсус хәрби операция барганда, бу хакта истә тоту аеруча мөһим. Ватаныбызны ныгытуга һәм тынычлык урнаштыруга үз өлешләрен керткән Идел буе федераль округында яшәүчеләргә рәхмәт белдерәм.

Барыгызга да нык сәламәтлек, ныклык һәм үзара аңлашу телим!

                                                 Игорь Комаров

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: