Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
4 ноябрь , 14:40

Халыклар бердәмлеге көне белән, дуслар!

Укучыбыз иҗады.

Халыклар бердәмлеге көне белән, дуслар!
Халыклар бердәмлеге көне белән, дуслар!

Чакмагыш районы Рапат авылында гомер итүче ветеран-укытучы, билгеле шагыйрә, “Өмет”тән аерылмаучы хөрмәтле укучыбыз Рәсимә Ильясованың бүгенге бәйрәмгә багышлап язган шигырен сезнең игътибарга да тәкъдим итик әле, дуслар. Анда – хаклык, шулай бит?! Рәхим итеп укыгыз!

                              БЕРДӘМ БУЛЫЙК

Заманыбыз ,дуслар, җиңел түгел:

Кыл өстендә илнең язмышы.

Юк итәргә мөмкин кешелекне

Берәүләрнең кылган ялгышы.

Тарих безгә күпме сабак биргән ,

Безнең чорга килеп җитәрлек.

Дошманнардан илне саклап калган

Кылыч алмас ныклы бердәмлек.

Бердәмлек --көч,яулар кайтарырлык!

Бердәмлектә--безнең иреклек.

Сынау тота бүген рух ныклыгы,

Бетмәсен,дип,җирдә тереклек.

Аерылганны аю ашар, дигән,

Бүленгәнне ашар бүреләр.

Илебезнең иминлеге өчен

Берләшәләр шуңа кешеләр.

Дошман хәзер ачты үз битлеген:

Максаты бер--безне юк итү.

Арабызда йөргән "дошманнар"ны

Кирәк бүген безгә фаш итү.

Халык, милләт,ирек, дигән булып,

Алар явыз коткы тарата.

Ышанмагыз мондый ялганнарга:

Бар да буш сүз,бары -- сафсата!

Илем иминлеген саклар өчен

Басты сафка батыр егетләр.

Гомерләрен хәтта корбан итә

Ирек сөйгән лачын кебекләр.

Фотода: Расимә ханым (уртада) бертуганнары белән.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: