Иммунитет нормада булса, кеше организмы гриппка да, төрле ОРВИ һәм ОРЗларга да каршы тора ала, дип уйлый күпләр. Ә бу чынлыкта шулаймы?
Юк икән шул, дуслар! Организм ул болай да күп кенә авырулар тудыручыларга каршы торырга әзер. Мәсәлән, төрле бактерияләргә, авыру тудыручы гөмбәчекләргә һәм башка күптөрле зарарлы микроорганизмнарга нәтиҗәле каршы торучы күзәнәкләр (макрофаглар) сулыш юлларын саклауда беренче булып көрәшәләр. Ләкин, кызганычка каршы, ОРВИны барлыкка китерүчеләр алдында алар көчсез. Мәсәлән, парагрипп вирусы икенче тәүлектә якынча 90 процент макрафагны “кырып сала”. Шулай итеп, табигый саклау механизмы эшләми башлый, вирус эпителиаль күзәнәкләргә үтеп керә.
Тора-бара сулыш юллары ялкынсына башлый: томау, ютәл, тын кысылу барлыкка килә.
Фото: polik50-ufa.ru