Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
30 октябрь , 20:21

Музей кайчан төзелә башлар?

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Чишмә районында Тура-хан мавзолее янында булачак Евразия күчмә цивилизацияләр музее мәйданында булды.

Музей кайчан төзелә башлар?
Музей кайчан төзелә башлар?

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Чишмә районында Тура-хан мавзолее янында булачак Евразия күчмә цивилизацияләр музее мәйданында булды.

   Биредә фәнни һәм мәдәни-агарту киңлегенең актуальләштерелгән проектын презентацияләделәр. Исегездәдер, музей проектын төбәк башлыгы 2022 елның июль аенда, Шүлгән-Таш” тарихи-мәдәни комплексын ачканда тәкъдим иткән иде. Яңа объект берничә мөһим тарихи һәйкәлләрне, шулар исәбендә – Алтын Урда чорындагы Тура-хан һәм Хөсәен-бәк таш мавзолейларын да – үз эченә алачак.  Быел Евразия күчмә цивилизацияләр музееның визит-үзәге эшли башлады.

   Радий Хәбиров билгеләвенчә, тәкъдим ителгән проект урындагы үзенчәлекләргә туры килә. Шул ук вакытта ул музей җирлеген кәрәзле телефон һәм интернет белән тәэмин итү мәсьәләсен дә күтәрде.

Фото: glavarb.ru   

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: