Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
29 октябрь 2024, 11:25

Радий Хәбиров нинди мөһим белдерүләр ясады?

Республика белән идарә итү үзәгендә оперативкада яңгыраган төп белдерүләр түбәндәгеләрдән гыйбарәт.

Радий Хәбиров нинди мөһим белдерүләр ясады?
Радий Хәбиров нинди мөһим белдерүләр ясады?
  • Радий Хәбиров Хөкүмәт структурасы турындагы указга кул куйды. Ул үзгәрешсез диярлек калды, элекке команда үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте һәм республика алдында торган бурычларга җавап бирә.
  • Стәрлетамакның элеккеге мэры Рөстәм Газизов БР Хөкүмәте вице-премьеры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде. Ул торак-коммуналь хуҗалыгы, транспорт һәм төзелеш мәсьәләләре белән җитәкчелек итәчәк.
  • Башкортстанның 30 муниципалитетында хакимият башлыкларын билгеләү буенча конкурс процедуралары тәмамланды.
  • “Киртәләрне җимереп " форумы 7400 дән артык катнашучы һәм бик күп уңай бәяләмәләр җыйды. Оборона министры урынбасары Анна Цивилева форумны оештыруны югары бәяләде.
  • Инвалидларны тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итү 25 процентка арткан.
  • Башкортстанда креатив индустрияләр көне барлыкка киләчәк.
  • Башкортстан башлыгы Азат Бадрановка 2025 елга чаралар планын әзерләргә кушты. Исегезгә төшерәбез, киләсе ел республикада СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре елы дип игълан ителде.
  • Радий Хәбиров Шакша күперенең ябык булуы аркасында транспорт проблемаларын хәл итәргә кушты.
  • Белорет районыннан капитан Максим Рыбаковка үлгәннән соң Русия Герое исеме бирелде.
  • Гаилә һәм хезмәт министры Ленара Иванова СВО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында искә төшерде. Радий Хәбиров хәбәр итүенчә, 2025 елга реабилитация җиһазлары җитештерүче предприятиеләргә ярдәм итү өчен акча каралган.
  • Уфада беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча ике поликлиниканы яңарту төгәлләнде:  ике атнадан 5нче поликлиниканы, ә ноябрь уртасына 6нчы поликлиниканы ремонтлау төгәлләнәчәк.
  • Радий  Хәбиров Башкортстан көллиятләрендә бюджет урыннары санын арттыруны таләп итте.
  • Радий Хәбиров Транспорт министрлыгына популяр туристик юнәлешләр буенча пассажирлар ташуны үстерү җәһәтеннән Русия тимер юллары белән сөйләшүләр уздырырга кушты.
  • Радий Хәбиров СВО сугышчыларына госпитальләрдә ярдәм итү өчен хатын-кызлар отрядын булдыруның барлык вариантларын эшләргә кушты.
  • 480 меңнән артык кеше Башкортстанның яңа туристик урыннарында булды.
  • 2025 елга республикада «Профессионалитет» федераль программасы буенча 19 мәгариф-җитештерү һәм мәгариф үзәге булдырылачак.
  • Радий Хәбиров Әбҗәлил  районындагы «Айгырбаткан – Гусево» трассасын “янучы” юлларны ремонтлау программасына кертергә кушты.
Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: