Физика һәм математика милли үзәгенең фәнни җитәкчесе, Русия Фәннәр Академиясе академигы Александр Сергеев Уфада фәнни-популяр лекция укыды һәм Башкортстанның инновация мөмкинлекләре белән танышты. Александр Михайлович республика университетлары лабораторияләрендә һәм Евразия ФМҮ вузара студентлар кампусының креатив киңлекләрендә булды, лабораторияләрне карады.
"Евразия Фәнни-мәгариф үзәге – алдынгы үзәкләрнең берсе. Республика хакимияте галимнәр турында бик кайгырта. Илдә беркайда да үз лабораторияләре булган университетлар җыелган кампус бинасы юк. Сез бу җәһәттән лидер булып торасыз!"- дип билгеләп үтте Александр Сергеев.