Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
22 октябрь , 21:42

Сарымсак оны ясый беләсезме?

Сарымсакны өйдә саклавы авыр: ул йә кибә, йә чери. Ә менә киптереп, онын ясасаң, берничә ел тора ала һәм менә дигән тәмләткеч була.

Сарымсак оны ясый беләсезме?
Сарымсак оны ясый беләсезме?

Сарымсакны өйдә саклавы авыр: ул йә кибә, йә чери. Ә менә киптереп, онын ясасаң, берничә ел тора ала һәм менә дигән тәмләткеч була.

Моның өчен сарымсакны әрчеп, бик юка телемләргә турарга һәм, табага таратып, киптерергә кирәк. Духовка, җиләк-җимеш киптерегечтә дә мөмкин. Әмма бүлмә температурасындаүз иркендә кипсә, очсызракка да төшә (газ, электр энергиясе китми), файдасы даа күбрәк кала. Искә төшкән саен болгаткалап торырга кирәк.

Кибеп беткәч, сарымсак кисәкләре сынып, уалып тора. Аларны блендерда яки кофемолкада тарттырып иләргә һәм яңадан табага салып, берничә көн тотарга кирәк. Аннан соң гына банкаларга тутырып куябыз.

Кисәтү! Блендерда ваклау белән ачарга ярамый. 5-10 минут көтеп торырга кирәк. Юкса сарымсак оны күзгә керергә, тын юлына капланырга мөмкин.

Тиешенчә кипсә, мондый сарымсак оны бик озак саклана.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: