Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
22 октябрь 2024, 08:54

Бәреп төшерелгән самолетта Туймазыдан якташыбыз да булган...

SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.

Кичә Суданда (Көнчыгыш Африкадагы дәүләт) Ил-76 йөк самолетын бәреп төшергәннәр. Очкычның экипажы составында Русия гражданнары да булган, дип яза SHOT Телеграм-каналы. Вакыйга гражданнар сугышы барган Дарфурда (Судан көнбатышындагы төбәк) теркәлгән.

Русия илчелеге хезмәткәрләре вакыйганың нечкәлекләрен ачыклаган.

Ил-76 йөк самолеты – Берләшкән Гарәп әмирлекләрендәге Airline Transport Incorporation FZC компаниясенеке.

Октябрь башында  Берләшкән Гарәп әмирлекләре Суданга хәрби ярдәм белән самолет озаткан, әмма ул  Көнбатыш Кордофан (Суданның провинциясе) территориясендә уңышсыз төшеп утырган һәм аның двигательләренә зыян килгән. Ил-76 йөк самолеты шул очкычны ремонтлар өчен запас частьлар һәм инженерларны илтергә тиеш булган.

Суданның массакүләм мәгълүмат чаралары язуынча, җирле хәрбиләштерелгән формирование көчләре аны ялгышлык буенча бәреп төшергән. Бу хакта Тиз реагирование көчләре (Силы быстрого реагирования) үзе хәбәр иткән.

Самолет төшкән урында Виктор Гранов исеменә (ул Airline Transport Incorporation FZC кмпаниясенең баш инженеры) документлар табылган. Соңрак тагын бер русиялененең документлары ачыкланган. Ул – Туймазыдан 33 яшьлек авиаинженер Антон Селиванец, аның хатыны һәм кызы бар.

P.S. Судандагы хәрби хәл 223 елның язында кискенләшкән. Ул вакытта дәүләт башлыгы Әбдел Фәттах әл-Борхан белән Тиз реагирование көчләре лидеры Мөхәммәд Хамдан Дагло арасында низан туган. Нәтиҗәдә гражданнар сугышы башланган. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: