Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
21 октябрь 2024, 13:50

Йортлы булу өчен

Авыл ипотекасы эшлиме?

Йортлы булу өчен
Йортлы булу өчен

Авыл ипотекасы эшлиме?

Русия Хөкүмәте агымдагы елда Авыл ипотекасы программасын саклап калуга 6,8 млрд сумнан артык акча бүләчәк. Тиешле боерыкны Министрлар кабинеты башлыгы Михаил Мишустин имзалады.  Бу сумнар элек бирелгән 142 меңнән артык заемны субсидияләүгә исәпләнгән.

 Тагын 330 млн сумга якын акча йортларны төзекләндерүгә ташламалы кредитлар программасын дәвам итүгә 5% ка кадәр ставка белән бүлеп бирелә. Бу акчаларны электр, су һәм газ белән тәэмин итүгә, канализация үткәрүгә, җылытуга, шулай ук инженер системаларын һәм түбәләрне ремонтлауга тотарга мөмкин.

Еллык 3% лы авыл ипотекасы 2020 елның гыйнварыннан йортлар сатып алу һәм төзү, авыл җирлегендә биеклеге биш каттан артмаган йортларда фатирлар сатып алу өчен җибәрелгән. Министрлар Кабинеты мәгълүматлары буенча, “Уңайлы торак” гомумдәүләт проекты кысаларында дүрт ел эчендә программада 160 меңнән артык кеше катнашкан. Башкортстанда 2020-2023 елларда авыл ипотекасын 7478 кеше алган. Ташламалы кредитлар күләме 16,7 млрд сумнан артып китте, бу илдә иң әһәмиятле күрсәткечләрнең берсе.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: